news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында депутат Айрат Хәйруллинны бер минут тынлык белән искә алдылар

Узган атнада Bell 407 вертолеты Татарстанның Лаеш шәһәре янында, яр буеннан алты чакрым эчтәрәк Кама елгасына бозга егылып төште.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Сишәмбе көнне Дәүләт Думасында пленар утырыш башланыр алдыннан Татарстанда вертолет һәлакәтендә гомере өзелгән депутат Айрат Хәйруллинны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Узган атнада Bell 407 вертолеты Татарстанның Лаеш шәһәре янында, яр буеннан алты чакрым эчтәрәк Кама елгасына бозга егылып төште.Вертолетта өч кеше булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган, икесе зыян күргән.

Республика ашыгыч хезмәтләре вәкиле хәбәр иткәнчә, вертолетта Дәүләт Думасы депутаты, Думаның Аграр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин һәлак булган. Дәүләт Думасы вице-спикеры Сергей Неверов вертолет һәлакәтендә Хәйруллинның үлүен раслады. Депутатны шимбә көнне Казанда соңгы юлга озаттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot