news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат Айрат Хәйруллинны Казанның Тынычлык бистәсе зиратында җирләячәкләр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иң беренчеләрдән булып Айрат Хәйруллинның туганнарының кайгысын уртаклашты.

Депутат Айрат Хәйруллинны Казанның Тынычлык бистәсе зиратында җирләячәкләр
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Лаеш шәһәре янындагы авиакатастрофада һәлак булак РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Казанның Тынычлык бистәсе зиратында җирләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Айрат Хәйруллин белән хушлашу мәрасиме 11.00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә башлана. Мәрхүмне Тынычлык бистәсендәге зиратта җирләячәкләр», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Bell 407 вертолетының Куйбышев сусаклагычы бозына аварияле төшеп утыруы нәтиҗәсендә һәлак булды. Боралакта барлыгы өч кеше булган, җитди тән җәрәхәтләре алган ике кешене хастаханәгә озатканнар, Айрат Хәйруллин исә вертолет кабинасында кысылып калган.

Россия Тикшерү комитетының Идел буе транспортта тикшерү идарәсе әлеге уңайдан җинаять эше кузгатты. Вертолет белән идарә итүдә хата җибәрү, техник төзексезлек, шулай ук уңайсыз һава шартлары боралакның һәлакәткә юлыгуында төп сәбәпләр буларак карала.

РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иң беренчеләрдән булып Айрат Хәйруллинның туганнарының кайгысын уртаклашты. «Бу Сезнең гаиләгез өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен дә зур югалту. Татарстан агросәнәгать комплексы үсешенә лаеклы өлеш керткән, ТР авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең мәнфәгатьләрен Россия Дәүләт Думасында иң югары закон дәрәҗәсендә яклаган кеше арабыздан китте», - дип язган Рөстәм Миңнеханов депутатның хатынына юллаган телеграммасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100