news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы Татарстан депутатларының үзара салымга кагылышлы инициативасын хуплаган

Үзара салым буенча халык җыеннарын торак пункт территориясенең аерым бер өлешендә дә уздыру турында федераль закон 20 ноябрьдән үз көченә керә.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). РФ Дәүләт Думасы һәм сенаторлар Татарстан Дәүләт Советының үзара салым буенча халык җыеннарын торак пункт территориясенең аерым бер өлешендә дә уздыру турында инициативасын хуплаган. Бүген парламентның президиум утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шул хакта әйтте.

Ул федераль законның 20 ноябрьдән үз көченә керүен әйтте. «Хәзер без халыкны җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү процессына тагы да активрак кертә алачакбыз», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Үзара салым акчасын шул җирлектә яшәүче халык юлларны, чишмәләрне, социаль объектларны төзекләндерүгә сарыф итә ала.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары закон инициативасы белән Дәүләт Думасына бер ел элек мөрәҗәгать иткән иде. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, федераль закон проекты нигезендә, гражданнар җыеннарын торак пунктның аерым бер өлешендә үткәрү күздә тотылганын әйткән иде.

Моңарчы үзара салым механизмы бер торак пунктта, ләкин аның төрле өлешләрендә яшәүчеләрнең барысының да мәнфәгатьләре исәпкә алынмый иде.

  • Үзара салым ул — халыктан җыелган 1 сумга дәүләтнең 4 сумы кушылган акча. 2013-2018 елларда үзара салым барлыгы 816,2 млн сум тәшкил итә. 
news_right_1
news_right_2
news_bot