news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Парламенты Думага үзара салым механизмын киңәйтү инициативасын юллый

Гражданнарның үз торак пунктларының башка өлешенә кагылган җирле сорауларны хәл итүгә кызыксынуы түбән, дип саный Альберт Хәбибуллин.

Татарстан Парламенты Думага үзара салым механизмын киңәйтү инициативасын юллый
Александр Эшкинин

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Дәүләт Думасына инициатива юллаячак. Ул үзара салым буенча халык җыеннарын торак пункт территориясенең аерым бер өлешендә уздыру мөмкинлегенә кагыла. Депутатлар бүген бишенче утырышта әлеге карарны хуплады.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, федераль закон проекты нигезендә, гражданнар җыеннарын торак пунктның аерым бер өлешендә үткәрү күздә тотыла. «Мәсәлән, шәһәрдә индивидуаль торак төзелеше барган район яки берничә күпфатирлы торак йорт территориясе», — ди ул.

Аның фикеренчә, хәзерге үзара салым механизмы бер торак пунктта, ләкин аның төрле өлешләрендә яшәүчеләрнең барысының да мәнфәгатьләрен исәпкә алмый. «Гражданнарның үз торак пунктларының башка өлешенә кагылган җирле сорауларны хәл итүгә кызыксынуы түбән», — ди ул.

Альберт Хәбибуллин үзара салым буенча халык җыеннары уза торган территория чикләрен билгеләү буенча вәкаләтләрне муниципалитетларның вәкиллекле органнарына тапшыру тәкъдим ителгәнен әйтте.


Үзара салым ул - халыктан җыелган 1 сумга дәүләтнең 4 сумы кушылган акча. 2013-2018 елларда үзара салым барлыгы 816,2 млн сум тәшкил итә.


news_right_1
news_right_2
news_bot