news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт депутатлары аерым төр салым ташламаларын саклау өчен тавыш бирде

Салымның киметелгән ставкаларының гамәлдә булу вакытын озынайту күздә тотыла.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы салым түләүчеләренең аерым категорияләре өчен салым ташламалары сакланачак. Бүген Дәүләт Советы депутатлары шуның өчен тавыш бирде.

Сессия утырышында «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» ТР Законының 3 һәм 5 маддәләренә үзгәрешләр кертү хакында» һәм «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 маддәсенә үзгәреш кертү хакында» закон проектлары беренче һәм өченче укылышларда кабул ителде.

Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин, закон проектларының, салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен оешмалар мөлкәтенә салым буенча 2019 елның 1 гыйнварында үз көчләрен югалта торган салым өстенлекләренең үз көчендә булу срокларын арттыруга юнәлдерелгәнен билгеләп узды. Аларны 2020 елның 1 гыйнварына кадәр озынайту күздә тотыла. Бу - полиальфаолефиннар һәм алар нигезендә синтетик, ярымсинтетик мотор майлары җитештерүче оешмаларга, технопаркларга (индустриаль паркларга), инновацияле-технологик үзәкләргә, фәнни-тикшеренү, конструкторлык учреждениеләренә, тәҗрибә-экспериментлар уздыручы предприятиеләргә кагыла.

Физик культура һәм спорт, сәламәтлек саклау хаҗәтләре өчен файдаланыла торган социаль-мәдәни өлкә объектларына, бакчачылык ширкәтләренә мөнәсәбәттә 0,1 процент күләмендә киметелгән салым ставкасын 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озынайту күздә тотыла. Әлеге ташлама социаль характерда һәм, барыннан да элек, гражданнарны, бигрәк тә халыкның социаль яктан аз якланган төркеменә керүче өлкән яшьтәге гражданнарны яклауга юнәлдерелгән.

Парламентның Бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, закон проектының социаль-мәдәни өлкә объектларына, бакчачылык эшләре өчен булдырылган коммерцияле булмаган оешмалар милкенә дәүләт ярдәме мөмкинлеген бирәчәген билгеләп узды.

«Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» закон проектына килгәндә, Радик Гайзатуллин бу салым буенча ставканың эшкәртү производствосы, электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм бүлү, шулай ук төзелеш тармаклары оешмалары өчен 5 процент булуын әйтте. Әлеге махсус салым режимын кулланучы башка салым түләүчеләр өчен салым ставкасы 15 проценттан 10 процентка киметелгән. Дифференциацияләнгән салым ставклары 2019 ел дәвамында үз көчендә булачак.

Салымның киметелгән ставкаларының гамәлдә булу вакытын озынайту республикада эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә, салым түләүчеләр һәм эш урыннары санын саклап калуга юнәлдерелгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100