news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әдәби кафе»да Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабын тәкъдим итү кичәсе була

«Казан утлары» китапханәсе» сериясендә унынчы китап чыкты.

«Әдәби кафе»да Фирдәвес Хуҗинның  «Суслонгер» китабын тәкъдим итү кичәсе була

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). 15 мартта «Казан утлары» журналы «Әдәби кафе» да Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабын тәкъдим итә.

«Суслонгер» — «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә чыккан унынчы китап.

«Марий Эл урманнары эчендә урнашкан Суслонгер учлагере турындагы коточкыч дөреслек, Бөек Ватан сугышы бетеп, бик күп еллар узгач кына ачылды. Аңа кадәр ул „Сер“ дигән гриф астында саклана иде. Сугыш елларында Суслонгерда — 10 мең, Сурокта 20 мең яугир хезмәттә була. Анда күпме кешенең гомере өзелеп калуы төгәл билгеле түгел», — дип яза «Казан утлары».

Фирдәвес Хуҗин үзенең «Суслонгер» әсәрендә лагерьда булган авылдашлары исеменнән вакыйгаларны тергезеп, укучыга андагы вәхшилекләр турында бәян итә. 

15 мартта әдәбият сөючеләрне «Әдәби кафе» да (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт) узачак китап тәкъдим итү кичәсенә чакырып калабыз. 15.00 сәгатьтә башлана, диелә бу хәбәрдә.

  • «Казан утлары» китапханәсе сериясеннән унберенче китап дөнья күрәчәк. Тиздән Дилбәр Булатованың «Соң түгел» китабы нәшер ителә.

Фирдәвес Хуҗин 1955 елның 21 маенда Алабуга районы Илмәт авылында туган һәм бүгенге көндә дә туган төбәгендә яши.

Юрашта урта мәктәпне тәмамлаганнаң соң, ул Алабугада укып, шофёр һөнәрен үзләштерә. Туган авылына эшкә кайта. Читтән торып, Васильево автотранспорт техникумында укый. Кичләрен, эштән бушаган араларда, кулына каләм алгалый.

Әдәби эшчәнлеге 1976 елдан башлана, ә беренче шигырьләре район газетасында дөнья күрә. Соңрак хикәяләр язу белән кызыксына башлый. Беренче хикәясе район газетасында 1981 елда басыла.

«Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталары, «Аргамак» җурналы белән хезмәттәштәшлек итә. «Алабуга нуры», «Мәдәни җомга», «Безнең гәҗит» газеталарының үз хәбәрчесе булып эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100