news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан утлары» китапханәсе сериясеннән унберенче китап дөнья күрәчәк

Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатова повесте басмага әзерләнә.

«Казан утлары» китапханәсе сериясеннән унберенче китап дөнья күрәчәк

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә унберенче китап булып Дилбәр Булатованың «Соң түгел» китабы нәшер ителә.

Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың әлеге повесте укучыга тирән эчке кичерешләр, мавыктыргыч кискен конфликт тәкъдим итә, дип яза журнал.

«Әдипнең гаилә тормышы котылгысыз аска тәгәри: ул авариягә очрый, зур матур йортларында янгын чыга, хатыны Гөлчәчәк аерылып китә. Ләкин өмет шәмдәлләре бөтенләй үк сүнми әле. Повестьның героен упкын төпләреннән күтәреп алырдай көч дөньяда бармы? Булса, ул Әдипне коткарып кала алырмы? Китапка кергән „Туй“ хикәясендәге милли эчтәлек тә һәр укучының күңелендә үзенең кайтавазын табар», диелә китапның тасвирламасында.

  • «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә унынчы китап чыкты. «Әдәби кафе»да Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабын тәкъдим итү кичәсе була, дип хәбәр иткән идек.
news_right_1
news_right_2
news_bot