news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиянең Тукай авылы имам-хатыйбы: «Мәхәллә йорты» чыгымнарын авыл халкы үзе күтәрә

Чувашия Республикасы Комсомол муниципаль округы Тукай авылы мәхәлләсе имам-хатыйбы Наил Ямалетдинов үзләрендә төзелгән «Мәхәллә йорты» эше турында сөйләде.

«Халкыбыз көче белән салынган өч катлы мәхәллә йортыбыз - горурлыгыбыз, авыл халкы айлык чыгымнарны үзе күтәрә», - диде ул Бөтенроссия «Туган тел» форумының «Тәрбия. Белем. Тел» пленар утырышында.

Ул «Мәхәллә йорты»н салуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәм күрсәткәнен әйтте. «Мәхәллә йорты»нда мәхәллә мәктәбе урнашкан. Анда һәр кеше, авыл балалары Чувашстанда бердәнбер дәүләт лицензиясе булган «Гөлстан» мәдрәсәсенең гамәлдәге программасы нигезендә укый ала, чәй мәҗлесләре, авылның иҗтимагый советы утырышлары уза. Мәчет залында гыйбадәт кылына», - диде Наил Ямалетдинов.

Ул шушы йортта ислам дине кагыйдәләре һәм шәригать кануннары белән бергә гореф-гадәтләргә нигезләнгән татар тәрбиясе бирелүе турында да сөйләде.

«Татар авыллары өчен бер өлге булган махсус бинабыз ул. Анда халык өзелми. Олылар, яшьләр өчен дә дин сабаклары оештырылган. Бу бинаны тоту ай саен 150 мең сумга төшә, укытучыларга түләү, ут-газ чыгымнарын авыл халкы үзе күтәрә. Рухи тормыш халыкка кирәк, шуңа күрә беркем бу эшкә малын кызганмый. Киләчәгебез динебезгә, туган телебезгә бәйле икәнен һәркем аңлый», - ди имам.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100