news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашия татарлары Эчкен авылында йортлар салырга булышачак

Чувашия татарлары Эчкен авылында йортлар салырга булышачак
Рамил Гали

8 майда Курган өлкәсендәге Эчкен авылында (хәзерге атамасы Юлдус - Йолдыз) янгын чыгып, 380 йортның 228е янды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Чувашия татарларының Эчкендә йортлар салырга ярдәм итәчәген әйтте.

«Чувашиядән – Шыгырдан, Тукай, Урмай авылы халкы «бәла-казада без бергә булырга тиеш» икәнлекне дәлилләде. Намаз кылу һ.б. гыйбадәтләр белән беррәттән алар аерым социаль институтта әйдәп баручы рольне дә үти. Милләттәшләребезгә ярдәм итәр өчен бөтен татар халкы үз өлешен кертте. Берничә көннән ике фура машинасына төяп, гуманитар ярдәм җибәрәбез», - диде ул журналистлар белән очрашуда.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев әйтүенчә, халык, дин әһелләре һәм район җитәкчеләре белән очрашып аралашканнан соң, Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов янгында йорт-җирсез калган бер укытучы гаиләсенә өй төзеп бирәчәге турында сөйләгән. Очрашуда нәзарәтнең Урмай җирлеге имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Ямалетдинов та булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot