news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чуваш блогеры Ксения Кошелева: Чуваш халкының саны телне белмәү сәбәпле кими

Чуваш блогеры Ксения Кошелева: Чуваш халкының саны телне белмәү сәбәпле кими
Рамил Гали

Чуваш блогеры Ксения Кошелева үз халкының саны телне белмәү аркасында кими дип саный. Бу турыда ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татмедиа»ның «Кәеф» медиалабораториясендә популяр чуваш блогерлары белән очрашуда әйтте.

«Җанисәп нәтиҗәләре буенча, чуваш халкы саны шактый кимегән. Бу – бик ямансу күренеш. Безнең республикада шундый проблема бар: үсеп килүче буынның әти-әнисе балаларының чуваш телен белүен кирәк дип санамый. Мәктәпләрдә чуваш телен өйрәнүче балаларның саны кими. Халыкның рус булып саналасы килә. Мин русларны хөрмәт итсәм дә, башка халыкның үз тамырларын онытып, бары тик рус телен генә өйрәнү тенденциясенә тартылуы бик сәер. Минемчә, проблема телне белмәүдә», – дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, мәктәпләрдә туган телне сайлап кына өйрәнү дә зур проблема. «Бездә чуваш телен сайласаң гына, укыталар. Авыл мәктәпләрендә әле барыбер тел никадәрдер саклана, ә менә шәһәрләрдә инде юк. Мин бер чуваш блогеры белән сөйләшкән идем. Ул сыйныфтагы 30 кешедән 2 кеше генә чуваш телен өйрәнүне сайлаганын әйтте», – диде ул.

Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Фәйзуллина чуваш блогерларына туган телне модага кертергә чакырды. «Кайсыдыр вакытта татарлар үз телен модага кертә алды. Татар телендә яшьләр аз сөйләшкән вакытлар да бар иде. Ә хәзер зур шәһәрдә татар телендә шатланып, ләззәтләнеп сөйләшәләр. Матур чуваш телен модага ничек кертергә кирәк икән? Аның өчен блогерларга бик кыю булырга кирәктер. Зур уңышлар телим. Чуваш телен модага кертегез!» – диде ул.

Татар блогеры Илнар Идрисов чуваш блогерларына курыкмыйча эшчәнлек алып барырга киңәш итте. «Хейтерлардан курыкмагыз. Алар сезнең рейтингны арттыра. Мин түбәтәй киеп роликлар төшерәм. Хейтерлар алар бүген сине тәнкыйтьли, ә иртәгә ул сиңа языла», – дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100