news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков чуваш блогерлары белән очрашуда: Журналистика киләчәге блогерлар кулында

Шамил Садыйков чуваш блогерлары белән очрашуда: Журналистика киләчәге блогерлар кулында
Рамил Гали

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков журналистиканың киләчәге блогерлар кулында дип саный. Ул бу турыда «Татмедиа»ның «Кәеф» медиалабораториясендә популяр чуваш блогерлары белән узган очрашуда әйтте.

«Чувашлар – безгә якын халык. Кайчандыр без бер халык булган, аннары аерылган, ләкин безнең генетик кодыбыз уртак. Безгә чуваш блогерлары килү – мөһим вакыйга. Без радиода, телевидениедә эшләүче коллегалар белән элемтәдә торабыз. Хәзер менә блогерлар белән аралашасыбыз килә. Журналистиканың киләчәге блогерлар кулында», – диде ул.

Чуваш блогеры Константин Доброхотов блогер булып китүе турында сөйләде. «Чувашиядә чуваш контенты интернетта юк иде. 2020 елда 1 гыйнвар көне чуваш блогы ачтым һәм туган телемдә беренче видеоны урнаштырдым. Аудитория моны бик хуплады. Лайклар, комментарийлар күп җыелганын күреп, мондый контент җитмәгәнен аңладым. Видеолар төшерү тәҗрибәмә нигезләнеп, фәкать чуваш телендә генә видеоблог алып бара башладым. Аның максаты – чуваш мәдәниятын, гореф-гадәтләрен яктырту», – диде ул.

Аның сүзләренчә, татар блогерлары бүгенге көндә бик актив үсештә. «Мин гел татарлардан үрнәк алып эшләргә кирәк, дип сөйлим. Чөнки татарларның алда баруы беркемгә дә сер түгел. Аларның контенты сыйфатлы, кызыклы һәм кирәкле», – диде ул.

Чуваш блогеры Элтияр Александров аудитория туплау турында сөйләде. «Журналист һөнәре миңа аудитория тупларга булышты. Чуваш телевидениесе, радиосына рәхмәт. Чуваш милләте фольклорга, гореф-гадәтләргә бик бай. 2020 елда мин кешеләргә файда китерергә кирәклеген аңладым да, блог алып бара башладым», – диде ул. 

Чара барышында Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Фәйзуллина җырлады, блогерлар төрле уеннар уйнады. Шулай ук, чарада татар блогеры Илнар Идрисов, җырчы Лилия Хәйруллина, чуваш блогерларыннан – Ксения Романова, Константин Доброхотов, Ксения Кошелева һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100