news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафаэль Сәхәбиевне соңгы юлга Актерлар йортыннан озаталар

Бүген каты авырудан соң күренекле татар җырчысы Рафаэль Сәхабиев вафат булды.

Рафаэль Сәхәбиевне соңгы юлга Актерлар йортыннан озаталар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). ТАССРның халык артисты, опера артисты, камера җырчысы, педагог, режиссер Рафаэль Сәхабиев соңгы юлга Актерлар йортыннан озатылачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Бүген каты авырудан соң күренекле татар җырчысы Рафаэль Сәхабиевның вафаты билгеле булды.

Аны соңгы юлга озату мәрасиме иртәгә 10.00 сәгатьтә башлана.

Күренекле татар җырчысы Тынычлык бистәсе зиратына җирләнәчәк, дип хәбәр ителә.

Рафаэль Сәхабиев 1951 елның 8 июлендә ТАССРның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган. 1976 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты (1976 елдан). 1997 елдан Казан консерваториясенең опера классында эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100