news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафаэль Сәхабиев вафат булган

Рафаэль Сәхабиев 1951 елның 8 июлендә ТАССРның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган.

Рафаэль Сәхабиев вафат булган
instagram.com/r_fattakhov

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). ТАССРның халык артисты, опера артисты, камера җырчысы, педагог, режиссер Рафаэль Сәхабиев вафат. Бу хакта Инстаграм битендә Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов хәбәр итә.

«Рафаэль Сәхабиев вафат… Урының оҗмахта булсын!», — дип яза ул.

  • Рафаэль Сәхабиев 1951 елның 8 июлендә ТАССРның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган. 1976 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты (1976 елдан).
  • 1974 елдан башлап концерт эшчәнлеге алып бара, 2001 елдан — доцент. 1997 елдан Казан консерваториясенең опера классында эшли. ТАССРның атказанган артисты (1980). ТАССРның халык артисты (1987).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100