news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Хәмзин: Рафаэль Сәхабиев татар җанлы кеше иде

“Яшь чакта кызлар янына бергә йөри идек”, - дип искә алды Алмаз Хәмзин.

Алмаз Хәмзин: Рафаэль Сәхабиев татар җанлы кеше иде
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстанның халык артисты Рафаэль Сәхабиев вафат. Аның якташы, алып баручы Алмаз Хәмзин «Татар-информ»га Рафаэль Сәхабиев турында сөйләде.

«Безнең өчен бу — зур югалту. Рафаэльны мин балачактан беләм. Безнең туган авылларыбыз якын. Ул миннән өч яшькә кечерәк, шуңа күрә безгә бергә укырга туры килмәде. Бергә уйнап үстек. Аның кечкенә малайдан бөек шәхескә кадәр үсүе күз алдымда булды. Ул гениаль актер, җырчы иде. Аның кебекләр сирәк була, чөнки ул башкалардан аерылып тора иде», — дип сөйләде Алмаз Хәмзин.

«Рафаэль бик көчле юморист та булды. Ул берәр мәзәк сөйләсә, тыңлаучылар аның авызына гына карап торалар иде. Искиткеч татар җанлы иде ул. Татарның сәнгатенә, әдәбиятына гашыйк иде», — ди алып баручы.

Хәмзин сүзләренчә, алар Рафаэль белән бергә яшүсмер чакта кызлар янына да бергә йөргәннәр. «Кызлар янына барганда, әлбәттә, бөтен кызлар аныкы була иде. Ул граф кыяфәтле, бөдрә чәчле иде», — ди Алмаз Хәмзин.

Җырчыны кайчан һәм кая җирләнәчәге әлегә билгеле түгел.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100