news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның яңартылган Милли китапханәсенә сентябрь аенда 500 яңа китап укучы язылды

Хәзерге вакытта яңартылган бина буенча бушлай экскурсияләр үткәрелә, аннан соң теләүчеләр китап укучы билетын ала алалар.

Татарстанның яңартылган Милли китапханәсенә сентябрь аенда 500 яңа китап укучы язылды

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның яңартылган Милли китапханәсенә сентябрь аенда 500 яңа китап укучы язылды. Хәзерге вакытта яңартылган бина буенча бушлай экскурсияләр үткәрелә, аннан соң теләүчеләр китап укучы билетын ала алалар. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Милли китапханәсенең Пушкин урамындагы 86 йорт адресы буенча урнашкан бинага күчүе дәвам итә. Бүгенге көндә китап укучылар каталогларын күчерү һәм урнаштыру эшләре төгәлләнеп килә.

Каталогларда китапханә фондларында җыелган барлык китаплар турында мәгълүмат саклана. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе каталоглары 2,5 мең каталог тартмасында урнаштырыла. Һәм бу бары тик укучылар алфавиты һәм системалы каталоглар гына.

«Каталогларны күчерү буенча эш бик җаваплы һәм зур игътибар таләп итә», — диделәр бина хезмәткәрләре.

Элек «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы китапханәдә йөргән вакытта уку һәм күргәзмә заллары, фойеда сәнгать инсталляциясе һәм бина террасасыннан ачыла торган күренешне бәяләргә мөмкин булуын хәбәр иткән иде. Моннан тыш, яңартылган китапханә мөмкинлекләре сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган. Биредә күтәрткечләр, лифтлар, пандуслар каралган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100