news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Безнең җыр» иҗат лабораториясе өчен «Интертат» укучылары сайлаган җыр билгеле булды

«Интертат» электрон газетасы укучылары финалга чыккан егерменче җырны билгеләделәр.

«Безнең җыр»  иҗат лабораториясе өчен «Интертат» укучылары сайлаган җыр билгеле булды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). «Калеб» яңа буын җыены тәкъдим иткән «Безнең җыр» иҗат лабораториясе проекты финалына чыккан җыр билгеле булды. «Интертат» сайтында оештырылган тавыш бирү нәтиҗәсендә, укучыларның 35 процент тавышын җыеп, Луиза Янсуар белән Динә Хәкимова иҗат иткән «Ялгызлык» җыры җиңде, аны Алинә Кәримова башкара.

Бер процент аерма белән, ягъни тамашачыларның 34 процент тавышын Гүзәл Закирова сүзләре, Мәдинә Галиева көенә иҗат ителгән, Адилә Ганиуллина башкаруындагы «Син бит ул» җыры җыйды. Калган җырлар 1-7 процент тавыш җыйдылар. Тавыш бирүгә барлыгы 11 җыр куелган иде.

Алинә Кәримованың «Ялгызлык» җыры «Безнең җыр» иҗат лабораториясе финалына чыккан егерменче җыр. Унтугыз җырны узган атнада бәйгенең полуфинал өлешендә жюри сайлап алган иде. Бер җырны сайлау хокукы «Интертат» укучыларына бирелгән иде.

«Безнең җыр» проекты финалына чыккан башка җырларны «Интертат» сайтында тыңларга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100