news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Безнең җыр" исемле лаборатория октябрь аена кадәр яңа татар җырлары иҗат итәчәк

"Калеб" яңа буын җыены яңа җырлар иҗат итүгә багышланган беренче түгәрәк өстәл утырышын үткәрде.

"Безнең җыр" исемле лаборатория октябрь аена кадәр яңа татар җырлары иҗат итәчәк
Михаил Захаров

(Казан, 15 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Калеб" яңа буын җыены "Безнең җыр" исемле җыр лабораториясен башлап җибәрә. Майдан октябрьгә кадәр узачак лаборатория кысаларында композитор, шагыйрь, җырчыдан торган командалар яңа җырлар иҗат итәчәк.

Кариев театрында узган түгәрәк өстәл утырышын алып баручы Йолдыз Миңнуллина очрашуның төп максаты композитор, шагыйрьләрне һәм җырчыларны күрештерү булуын билгеләп узды.

Утырыш барышында җанлы аралашу кирәклеге берничә тапкыр кабатланды. Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова җырларның темасы гына түгел, стиле турында да уйларга кирәклеген әйтте. "Татар җырының алтын фондына керерлек җырлар иҗат итәсе иде", - диде.

Җырчыларга нинди җырлар кирәк дигән сорауга җавап биреп, Илүсә Хуҗина репертуар сайлау кыенлыгын әйтте. "Хөкүмәт катнашында рәсми чараларда чыгыш ясаганда, Татарстан, Казан турында тема кирәк. Салмак җырлар безнең репертуарда күп, репертуарны җитезрәк җырлар белән баетырга кирәк. "Әпипә" кебек җырлар түгел, ләкин җитез җырлардан матур әсәрләр тудырып була", - ди. Аның фикеренчә, гаилә темасына да җырлар аз.

"Татар-информ" агентлыгы шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева җырчылардан бигрәк аудиториянең нинди җыр көтүе игътибар үзәгендә булырга тиеш дип саный. Ул, шулай ук, яшьләргә татар җырларын таныту, популярлаштыру өчен, радио, телевидение генә җитмәвен, Интернетка өстенлек бирергә кирәклеген әйтте. Проект авторлары исә, яңа җырларның яшьләргә генә түгел, башка аудиториягә дә йөз тотканын шәрехләп үтте.

"Татар радиосы" баш мөхәррире Айваз Садыйров яңа җыр иҗат иткәндә, сыйфаты да, тәрбияви ягы да мөһим булуын искәртте. Ул, шулай ук, артистларның инструменталь ансамбле булмавына игътибар юнәлтте. "Продукт тудырганда, инструменталь группа кирәк. Оркестр да түгел, аранжировка да түгел, заманча яңгыраш кирәк", - ди ул.

Җырчы Артур Исламов җырны халык хөкеменә чыгарыр алдыннан худсовет булырга тиеш дигән фикерен әйтте. Аның сүзен Айдар Сөләйманов та җөпләде.

Утырышта яңгыраган темаларның тагын берсе - стилизация, төрки музыкага тартылу, төрекчә мотивлар кертеп, җырга яңа яңгыраш бирү. Мондый җырлар популярлашып китсә дә, чын татар җыры югалуына китерергә мөмкинлеге искәртелде. "Татар җыры булып бәреп чыксын иде ул", - диделәр.

Гүзәл Сәгыйтова "Калеб"тә дөнья күргән, Сөмбел Ситдыйкова башкаруында "Югалма" җырының бик уңышлы булуын, ләкин аны радиодулкыннар аша халыкка җиткерү җитмәде дип саный. Яңа җырлар иҗат ителгәч, "Татар радиосы" һәм "Болгар" радиосы вәкилләре аларны танытуга битараф булмаячакларына ышандырды.

Йолдыз Миңнуллина 29 май көнне Кариев театрында янә очрашу узачагын игълан итте. "Бер-ике ликбез тыңлыйбыз. Разил Вәлиев, Резеда Әхиярованы чакырабыз. Командаларга бүленеп эш башлыйбыз. Шуннан бер ай эчендә җырлар әзер булырга тиеш", - диде. Лабораториянең нәтиҗәсе 2019 елның октябрендә - концерт рәвешендә тәкъдим ителәчәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100