news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөдәррис Вәлиев иртәгә соңгы юлга озатыла

Язучы белән хушлашу урыны Ямашев урамындагы ул яшәгән 51 нче йорт янында булачак.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, язучы һәм нашир Мөдәррис Вәлиев соңгы юлга иртәгә озатылачак. Бу хакта язучының хатыны Даимә Вәлиева әйтте.

“Татарстан Язучылар берлеге белән дә киңәшләштек. Мөдәррисне иртәгә өебез яныннан озатабыз. Казанда җирлибез, аның әнисе дә, абыйсы Шамил Маннапов та Казанда күмелгән. Шулар янындарак булыр инде”, - диде Даимә Вәлиева.

Мөдәррис Вәлиев Казанның Ямашев урамындагы 51нче йорт яныннан озатылачак. Вакыты сәгать 11.00 дип билгеләнгән.

Мөдәррис Вәлиевның якыннары Казанның Киндери зиратына җирләнгән. Ул алар янына җирләнер дип уйланыла.

Мөдәррис Вәлиев озакка сузылган авырудан соң 67 яшендә вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100