news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, язучы Мөдәррис Вәлиев вафат

Мәрхүмне иртәгә соңгы юлга озатачаклар.

Әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, язучы Мөдәррис Вәлиев вафат
Владимир Васильев

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, язучы һәм нашир Мөдәррис Вәлиев вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт сөйләде.

«Ул озакка сузылган авырудан соң 67 яшендә үлде. Ул иртәгә җирләнәчәк. Озату вакыты соңрак билгеле булачак. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз», — диде ул.

Мөдәррис Вәлиев, Мөдәррис Харис улы Вәлиев (әдәби псевдонимы Салих Маннапов). 1953 елның 30 маенда ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлки районы Яңа Камка авылында туган. Әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты, доцент. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М. Җәлил, Җ. Вәлиди, Г.Р. Державин исемендәге премияләр лауреаты. 1983 елдан ТАССР Совет язучылары берлеге (хәзерге Татарстан Язучылар берлеге) әгъзасы.

28 яшьлек әтисе, сугышта алган яралары ачылып, 1953 елда вафат булганнан соң, Мөдәррис ике айлык сабый чагыннан шул ук районның Татар Мулласы авылында яшәүче, әнисе Фәрдия ханым ягыннан бабасы Мәгыйз (Габделмәгыйз) Маннапов гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. Шунда башлангыч, аннары күрше Алпар авылы мәктәбендә урта белем ала.

1971–1976 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Башлангыч мәктәптә укыганда ук шигырьләр язган һәм республика яшьләр-балалар матбугатында исеме күренә башлаган Мөдәррис университет студентларының атаклы «Әллүки» әдәби түгәрәген җитәкли. Бу чорда аның шигырьләре күмәк җыентыкларга керә, Казан радио һәм телевидениесе аша яңгырый.

Вәлиевнең әдәби тәнкыйть өлкәсендәге беренче җитди язмалары республика матбугатында җитмешенче еллар ахырыннан басыла башлый. 1984 елда Татарстан китап нәшриятында «Сезгә ышанам» исемле беренче китабы басылып чыга. Тагын 4 елдан икенче китабы («Тамыр тирәнлеген яфрак тоя», 1988), аннары рус телендә сайланма тәнкыйть мәкаләләре тупланган өченче җыентыгы(«Возвращение Звезды», 1992) һәм, ниһаять, 2003 елда «Гамәл дәфтәре» исеме белән күләмле китабы дөнья күрә.

Мөдәррис Вәлиев матбугат, мәгариф һәм әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә (1989) һәм М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясенә (2003) лаек була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100