news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Цифрлы мәдәният» проекты виртуаль концертлар үткәрергә мөмкинлек бирде

2019 елда республикада 150 борынгы китап электрон форматка күчерелде, виртуаль концертлар күрсәтә торган 5 зал ачылды.

Татарстанда «Цифрлы мәдәният» проекты виртуаль концертлар үткәрергә мөмкинлек бирде

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Цифлы мәдәният» төбәк проектына нәтиҗә ясалды.

Быел республикада 5 виртуаль концерт залы ачылган. Танылган артистлар һәм коллективларның иң яхшы чыгышларын турыдан-туры трансляциядә яки видеоязмада карау мөмкинлеге Арча, Спас, Баулы, Алабуга, Мамадыш районнарында яшәүчеләргә тудырылган.

Шулай ук бу проект китапханәләрне дә колачлаган — быел 150 борынгы китап электрон форматка күчерелгән. Ел азагына кадәр Татарстан Милли музеендагы экспозицияләр һәм күргәзмәләр белән таныштыручы яңа мультимедиа-гид та эшли башларга тиеш.


Билгеле булганча, быел Татарстанда мәдәни билгеләнештәге 52 яңа мәдәният объекты пәйда булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100