news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Мәдәният” илкүләм проекты буенча яңа китапханәләр һәм мәдәният йортлары ачылды

Быел Татарстанда мәдәни билгеләнештәге 52 объект файдалануга тапшырылды.

“Мәдәният” илкүләм проекты буенча яңа китапханәләр һәм мәдәният йортлары ачылды
Т.Волкова рәсеме

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). 2019 елда “Мәдәни мохит” төбәк проекты һәм “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда мәдәни билгеләнештәге 52 объект файдалануга тапшырылды, ә ел азагына кадәр тагын 9 объектта төзелеш һәм ремонт эшләре төгәлләнергә тиеш.

Әлмәт, Алексеевск һәм Минзәлә районнарында өч мәдәният йорты төзелеше төгәлләнеп килә. Проектны гамәлгә ашыру ярдәмендә кино карау шартлары да яхшыра, мәсәлән, Алабуга һәм Яңа Чишмәдәге 2 кинозалда, шулай ук Осиново бистәсендәге 4 шәхси залда яңа җиһазлар урнаштырылды.

Моннан тыш, Татарстанда ике модель китапханә пәйда булды, алар Яшел Үзән һәм Кукмара районнарында ачылды. Андый яңа буын китапханәләрдә абунә һәм уку залы гына түгел, ә балалар зонасы, фикер алышулар мәйданчыгы, китаплар алмашу – буккроссинг зонасы да бар. Модель китапханәләрдә тыныч кына аулакта китап уку урыннары булдырылган, заманча мәгълүмати технологияләр файдаланыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot