news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры сезонын Әтнә районы оешкан көнне премьера белән ачты

Театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев Айгөл Әхмәтгалиеваның «Күз нурларым» драматик хикәясен чыгарды.

Әтнә театры сезонын Әтнә районы оешкан көнне премьера белән ачты
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә театры яңа сезонын премьера белән Әтнә районы оешкан көнне ачып җибәрде. Кичә тамашачыга Айгөл Әхмәтгалиеваның «Күз нурларым» премьерасы тәкъдим ителде

“Сезон ачу тантанасын без үзебез өчен кадерле көнгә туры китердек. 1990 елның 25 октябрендә районыбыз оешкан көн. Барыбызны да бәйрәм белән!”, - диде театр директоры Ленур Зәйнуллин.

Айгөл Әхмәтгалиеваның «Күз нурларым» драматик хикәясен театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев сәхнәләштергән. Премьерага автор үзе дә чакырулы иде. Театр премьераларының даими тамашачысы – Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов та килгән.

“Адәм баласына Аллаһы Тәгалә кыска гына гомер насыйп иткән. Шушы гомерне иман белән яшәсәк яхшы булыр иде. Ләкин тормышта хаталар да тулып ята. Үзебез әхлаклы булып, балаларыбызны да шулай тәрбияли алсак, җәмгыятебез чәчәк атар иде. Балаларын чүплеккә ташлаган аналар булмас иде. Әтнә театры минем шул фикеремне җиткерә алды”, - диде сәхнәдән пьеса авторы Айгөл Әхмәтгалиева.

Спектакль тәмамлангач, бәйрәмнең дәвамы буларак, үткән сезон уңышлары билгеләп үтелде. “Бәхет кошы” спектаклендә төп рольләрне башкарган Мәдинә Хәкимова белән Булат Мөхәммәтҗановка, шулай ук театр артистлары һәм хезмәткәрләренә театрның махсус бүләкләре тапшырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100