news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова: Әтием белән соңгы саубуллашуымны әле дә хәтерлим

Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар.

Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова: Әтием белән соңгы саубуллашуымны әле дә хәтерлим
Михаил Захаров

(Казан, 25 август, “Татар информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне булып узды. Ул Муса Җәлил һәйкәле янында “Үлемгә һәм үлемсезлеккә” дип аталган театраль тамаша белән үрелеп барды. Чарага Муса Җәлилнең кызы – Чулпан Җәлилова да килгән иде.

“Үлемгә һәм үлемсезлеккә” дип аталган театраль тамашада катнашкан 11 актер-егет җәлилчеләрнең тарихын кичерде, үзләрен алар ролендә сынап карады.

Искә алу көнендә иң беренчеләрдән булып Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыгыш ясады. “1944 ел, 25 август. Палачның балтасыннаң татар шагыйрьләренең каны ага. Моннан 74 ел элек татар улларының туган җирнең азатлыгы өчен, аның бөтенлеге өчен, бөтен милләтләрнең телен тигез күрер өчен милләт егетләренең каны гильотина балтасыннан ага. Җир шарында мондый хәлнең әле бер генә милләтнең дә күргәне юктыр. Моны 11 татар егете, үзләренең башларын безнең тыныч тормышыбыз, телебез, динебез өчен салдылар! Барлык халыкны мин Язучылар берлеге, бирегә килгән язучылар исеменнән олуг рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да тыныч тормыш телим, күгебез аяз булсын, Җир шары бүтән мондый вәхшилекне күрмәсен иде дигән теләктә калам. Барыгызга да рәхмәт!” - диде ул.

Мәдәният министрының урынбасары Светлана Персова Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең кайда һәм кайсы вакытта хөкем ителгәннәренә тукталды. “1944 елның 25 августында 11 Җәлилче Берлинның Плетцензее төрмәсендә хөкем ителә. Җәлилне көндезге унике тулып унсигез минутта үтерәләр. Муса Җәлил Совет властенең моңа карашын нинди булачагын чамалый. Шуңа күрә дә ул 1943 елның ноябрендә хатынына һәм баласына атап “Ышанма!” дигән шигырен яза. “Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, “Алмаштырган илен”, - дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр”, - дип язып калдыра ул.

Быел без герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 елын билгеләп үттек. Аның поэзиясе кешелеклелекнең югары идеалы белән рухландырылган, кайнар мәхәббәт хисе белән сугарылган. Муса Җәлил – туган як мәдәниятенең намусы һәм хөрмәте булып тора, ул үзенең лирик сәләтенең остасы. Аның шигърияте тормышның дөреслеген сурәтли, ирек һәм гаделлеккә көрәшергә өнди. Җәлилчеләрнең каһарманлыгы яшь буын өчен кешелек батырлыгының үлемсез ныклыгы һәм үзеңне аямау үрнәге булып калыр дип уйлыйм. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алырга килгән барлык кешеләргә дә рәхмәт”, - дип сөйләде Светлана Персова.

Халык шагыйре Ренат Харис Муса Җәлилгә куелган һәйкәлне дә искә алды. “Моннан 62 ел элек бу тарихи калкулыкта бөек Муса Җәлил бакыр һәйкәлгә әйләнде. Ул татар милләте һәм бөтен Совет халкының гына түгел, ә Бөтендөньяның горурлыгы! Мин махсус әлеге һәйкәлгә багышлап бүгенге көн өчен шигырь яздым”, - диде Ренат Харис. Ул тамашачыларга үзенең  “Җәлил һәйкәленә” дип аталган яңа шигырен бүләк итте.

Муса Җәлилгә багышланган чарада Халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел Ситдикова белән концертмейстер Екатерина Болотнова, шулай ук Халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Насыйбуллин чыгыш ясады. Шагыйрьләр Газинур Морат белән Гөлүсә Батталова сәнгатьле итеп шигырьләрен укып үтте.

Чараның кульминацион өлешендә Муса Җәлилнең кызы – Чулпан Җәлилова үзенең истәлекләре белән уртаклашты. “Минем әтием вафат булган көннән инде күп еллар узган. Тик бу көнне минем һәрвакыт йөрәгем сыкрый. Мин әле дә Плетцензее төрмәсендә 11 геройларыбызны күз алдыма китерәм. Алар соңгы көннәрендә дә батыр булып кала белгән, тыныч кына татар җырларын җырлаганнар.

Мин һәр елны хәтер көнен гаиләм белән Казанда үткәрәм. Монда мин чын-чынлап геройларыбызны искә алам, күп кешеләр белән аралашам, алардан җылы көч алам. Әле дә хәтерлим, Казанда соңгы тапкыр әтиемне күрдем һәм аның белән саубуллаштым”, - диде ул.

“Инде яңа буын да үсте. Аларда башка юнәлеш, башка күзаллау бар. Безнең геройларыбызны яшьләр беркайчан да онытмас дигән өметтә калам. Аларның батырларча тормыш өчен, киләчәк буыннар өчен көрәшкәннәрен белеп торырлар дип уйлыйм. Җәлилчеләрнең газап белән, михнәт чигеп көрәшкәннәре Совет иленә кадәр барып җитә алмас дигән уй бик борчуга сала аларны. Истән чыгару уе шулкадәр ачы була. Без бу хакта “Моабит дәфтәре”ннән укып беләбез. Шуңа күрә дә хәтер көнендә бирегә килүчеләргә рәхмәтлемен. 11 Җәлилче – искитәрлек батыр кешеләр була. Безнең геройларыбыз турындагы хәтер мәңге булырга тиешлеген истә тотарга кирәк”, - диде Чулпан Җәлилова.

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасы Муса Җәлилнең һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

  • Муса Җәлил – татар язучысы, герой-шагыйрь. Ул 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында урта хәлле игенче гаиләсендә дөньяга килә. Матбугатта иң беренче булып 13 яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза. 1941 елның декабрендә укуны тәмамлагач, өлкән политрук М.Җәлил Мәскәү аша фронтка озатыла (февраль, 1942). 1942 елның июнендә, Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, хезмәттәшләре белән бергә чолганышта калып, М.Җәлил каты яраланган хәлендә фашистлар кулына эләгә. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезден шәһәрендә хөкем оештырыла. Хәрби мәхкәмә аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше алып бару»да гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә.
  • Тоткынлык шартларында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен М.Җәлилгә 1956 елда «Советлар Союзы Герое» дигән исем бирелә, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты – бөтен дөньяга мәгълүм «Моабит дәфтәрләре» СССРның ул вакыттагы иң зур бүләге – Ленин премиясенә лаек була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100