ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Татар-информ" Җәлилчеләрне искә алу чарасын онлайн күрсәтә

25 август 2018, 10:31

Муса Җәлил һәйкәле янында күрсәтеләчәк театраль постановка “Үлемгә һәм үлемсезлеккә” дип атала.

(Казан, 25 август, "Татар-информ"). Бүген, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көнендә, Муса Җәлил һәйкәле янында “Үлемгә һәм үлемсезлеккә” дип аталган театраль тамаша булачак. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы бу чараны онлайн күрсәтә.

Чараның сценарий авторы, шагыйрә Луиза Янсуар: “Сценарийны шагыйрә Йолдыз Миңнуллина белән бергәләп яздык. Без китапларга, документларга кереп чумганнан соң, безнең каршыга чор, вазгыять нинди генә булмасын, кеше кайсы дәвер булуга карамастан, кеше булып кала аламы, әллә юкмы дигән сорау килеп басты. Мине сокландырган әйбер – бөтенләй башка илдән булган 11 кешенең әсирлектә, төрмә кысаларында бер-берсенә дус булып кала алулары. Ә мин үзем шундый шартларга куелсам, миңа башкалар алдында җавап тотырга туры килсә, янәшәмдәге кешемне сатмас идемме? Нәрсә эшли алыр идем? Минем өчен бу сораулар бик кадерле. Без сценарийны язган вакытта нәкъ шушы сорауларга җавап бирергә тырыштык”, - дип сөйләде. 

“Шулай ук без хореорграф Нурбәк Батулла һәм аның булышчыларын да җәлеп иттек. Истәлекләрне алдык та, актерларга бүлеп бирдек, шушы мохиткә биюче егетләребез дә кереп китте. Тамашачы белән актерлар бертигез дәрәҗәдә булачак, безнең теләк – тамашачылар үзләрен сугыш чорында итеп хис итсен иде. 11 актер-егет җәлилчеләрнең тарихын кичерәчәк, үзләрен алар ролендә сынап караячаклар”, - ди Луиза Янсуар.

“Минемчә, без мәктәп яшендәге балаларны да, интеллигенцияне дә канәгатьләндерерлек форма уйлап таптык. Театраль чара мәктәп баласына да, Муса Җәлилнең иҗатын яттан белүчегә дә кызык булачак дип уйлыйм”, - диде режиссер Лилия Әхмәтова.

  • Муса Җәлил – татар язучысы, герой-шагыйрь. Ул 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында урта хәлле игенче гаиләсендә дөньяга килә. Матбугатта иң беренче булып 13 яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза. 1941 елның декабрендә укуны тәмамлагач, өлкән политрук М.Җәлил Мәскәү аша фронтка озатыла (февраль, 1942). 1942 елның июнендә, Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, хезмәттәшләре белән бергә чолганышта калып, М.Җәлил каты яраланган хәлендә фашистлар кулына эләгә. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезден шәһәрендә хөкем оештырыла. Хәрби мәхкәмә аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше алып бару»да гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә.
  • Тоткынлык шартларында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен М.Җәлилгә 1956 елда «Советлар Союзы Герое» дигән исем бирелә, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты – бөтен дөньяга мәгълүм «Моабит дәфтәрләре» СССРның ул вакыттагы иң зур бүләге – Ленин премиясенә лаек була.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10