news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ачык һавада кино күрсәтергә рөхсәт иттеләр

65 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар өчен мәҗбүри изоляцияне 9 августка кадәр озайттылар.

Татарстанда ачык һавада кино күрсәтергә рөхсәт иттеләр
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). ТР Министрлар Кабинеты карары буенча 27 июльдән Татарстанда ачык мәйданчыкларда — паркларда, скверларда һәм яр буйларында кино күрсәтү рөхсәт ителә.

Моннан тыш, документта 65 яшьтән өлкәнрәк затлар өчен мәҗбүри изоляция режимы 9 августка кадәр озайтылуы турында әйтелә.

«Татар-информ» агентлыгы республикада биналарда кинотеатрларны чикләүләрне бетерүнең өченче этабына кадәр ачарга планлаштырылмавы турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100