Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Галимова Тямаевның концерты өзелү турында: Безгә башкортлардан да якынрак беркем юк
Татар җырчысы Фирдүс Тямаев Башкортстанда концерты өзелү вакыйгасын Куштау тавын яклап әйткән сүзләренә бәйләп карый.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Казан Кремле Башкортстанның Миякә районы Кыргыз-Миякә авылында җырчы Фирдүс Тямаев концерты өзелүгә бәйле теманы сәясиләштермәскә чакыра. Татар һәм башкорт — тугандаш халык, шунлыктан мондый хәлләргә бәя биргәндә барысын да яхшылап уйларга кирәк.
ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистларга шулай дип белдерде. Ул әлеге теманы сәясиләштермәскә һәм мәгълүмат кырында бу хакта төпле дискуссия үткәрергә кирәк дип саный.
«Татарстан Президентының үз позициясе бар. Ул географик яктан да, мәдәни яктан да безгә башкорт халкыннан да якынрак башка беркем булмавын күп тапкырлар искәртте», — диде Галимова.
Аның сүзләренчә, артист белән килеп чыккан бу хәлгә республика җитәкчелеге бәя бирү корректлы булмас иде.
«Шуны искәртәсем килә — алар безгә тугандаш халык, бәя биргәндә барысын да исәпкә алырга кирәк», — дип сүзен төгәлләде Лилия Галимова.
Фирдүс Тямаев Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә Башкортстанның Миякә районы Кыргыз-Миякә авылында концерты өзелүе турында язды. Җырчы моны Куштау тавын яклау буенча үз позициясенә бәйләп карый.
Үз чиратында, Башкортстан Мәдәният министрлыгында билгеләп үтүләренчә, концерт мәдәният йортында ут бетү һәм бинаның подвалында кыска ялганыш барлыкка килү куркынычы аркасында булмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз