Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкорстанның Мәдәният министрлыгы Тямаев концерты өзелүгә бәйле аңлатма бирде
Миякә районында концерт башланырга ике сәгать кала бар җирдә утны сүндереп, чараны өзгәннәр.
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Башкортстанның Мәдәният министрлыгы Татарстан артисты Фирдүс Тямаевның концертын өзүгә бәйле аңлатма бирде.
Социаль челтәрләрдәге хәбәрләр буенча, Миякә районында концерт башланырга ике сәгать кала бар җирдә утны сүндереп, чараны өзгәннәр. Ведомствода хәбәр итүләренчә, муниципалитетларда концертлар оештыру җирле хакимият органнары вәкаләтләренә керә, дип яза «Башинформ» агентлыгы.
«Миякә районы хакимияте мәгълүматлары нигезендә, 22 мартта Кыргыз-Миякә авылы Үзәк мәдәният сарае подвалында торба шартлаган һәм электр челтәрләрендә кыска ялганыш килеп чыккан. Бәхетсезлек очрагына юл куймас өчен, мәдәният сараенда электр уты бөтенләй сүндерелгән, бу Фирдүс Тямаевның концерты өзелүгә сәбәп булган», — дип аңлаттылар БР Мәдәният министрлыгында.
Ведомствода «маршрут битләре» мәсьәләсенә дә ачыклык кертеп, республикада мәдәни программалар һәм гастроль эшчәнлеге дирекциясе эшләве, аның вәкаләтләренә теге яки бу артистның гастроль эшчәнлеге законлылыгы мәсьәләләре керүе турында әйтелде.
«Концерт планлаштырылган муниципаль берәмлек артистларның концерт эшчәнлегенең законлылыгына эксперт бәя алу өчен дирекциягә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Әлеге бәяләмә мәҗбүри түгел, ул бары тик муниципалитет яки артистлар инициативасы буенча гына үткәрелә», — диделәр Мәдәният министрлыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз