news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Милли МультFest»та Сарман районы «Җәлил» кинотеатры әзерләгән фильм җиңде

Балалар кинофестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына килүчеләр фильмны югары бәяләде.

«Милли МультFest»та Сарман районы «Җәлил» кинотеатры әзерләгән фильм җиңде
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Милли мультFest» фестивалендә Сарман районы «Җәлил» кинотеатрының «Күренмәс» фильмы «Балалар өчен татарча кыска метражлы фильмнар» номинациясендә беренче урын алды.

Фильмда балага әти-әнинең игътибары булмау проблемасы күтәрелде. Әсәрдә, башка балалардан аермалы буларак, әти-әни кызларын мәктәпкә илтми, өй эшләрен әзерләргә булышмый.

Укытучы балаларга «Минем гаиләм» дип аталган инша язарга кушкач, ата-ана игътибарыннан мәхрүм калган бала гаиләсендәге вазгыятьне тасвирлый. Иншаны укыгач, укытучы мәктәпкә кызның әти-әнисен чакыра. Ата-ана балаларының иншасын күргәч, үз хаталарын аңлый һәм кызлары белән күбрәк вакыт үткәрә башлый.

«Милли мультFest» республика балалар кинофестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына килүчеләр фильмнан көчле тәэсир алды.

«Бүгенге көндә гаиләдә балага карата игътибар аз булу мәсьәләсе, чыннан да, кискен тора. „Күренмәс“ фильмына тирән мәгънә салынган. Үз балаларыбызга күбрәк вакыт калдырсак иде», — ди тамашачылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100