news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Миргаязов «Китап» радиосында җырлар акчага куелмаячагын әйтте

Радиода бер җырны көненә бер тапкыр яңгыратачаклар.

Алмаз Миргаязов «Китап» радиосында җырлар акчага куелмаячагын әйтте

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов радиода җырлар өчен акча түләнмәячәген әйтте.

«Китап» радиосында түләүле ротация дигән төшенчә юк. Радиога тарихи әсәрләр, ремейклар, бүгенге көндә иҗат итүче талантлы яшьләрнең иҗаты һәм татар моңына корылган җырлар урын алачак. Бер җыр көненә бер тапкыр гына яңгыраячак», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Алмаз Миргаязов радио өлкәсендә 25 елдан артык эшләвен искәртте. «Һәр уен коралының кайсы аудиториягә ни дәрәҗәдә тәэсир иткәнен беләм. Безгә төрле җырлар тәкъдим итәләр, хатлар килә. Килеп ирешкән мең җыр арасыннан „энҗе бөртеге“ була икән, мин аны табып алачакмын», — диде ул.

Баш мөхәррир FM ешлыгына чыккан радио азмы-күпме акча китерергә тиешлеген, радиода реклама булачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100