news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Миргаязов «Китап» радиосында яңгыраган популяр авторларның исемнәрен атады

Радиодагы әсәрләрнең авторлык хокуклары исәпкә алыначак.

Алмаз Миргаязов «Китап» радиосында яңгыраган популяр авторларның исемнәрен атады
Солтан Исхаков

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов радиода яңгыраган әсәрләрдән татар халкында кызыксыну уяткан популяр авторларны әйтте.

«Яратып укыла торган һәм популяр авторлар барыбызга да билгеле: Зифа Кадыйрова, Нәбирә Гыйматдинова, Физәлия Дәүләтгәрәева, Рәмзия Габделхакова. Яңгыраган әсәрләрнең авторлык хокуклары исәпкә алына. Гомумән, аудитория әзер продуктны куллана», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Баш мөхәррир әйтүенчә, тыңлаучылар элекке чор язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләрен укырга тәкъдим итә. «Бер әсәр яратып кабул ителә, караулар чиктән аша. Ә икенче бер әсәргә кызыксыну азрак. Шуңа карап, активлыкны һәм кызыксынуны билгелибез», — ди Алмаз Миргаязов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100