news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы курчак театры Татар дәүләт драма театры бинасына күченәчәк

Хәзерге вакытта Чаллы татар дәүләт драма театры өчен шәһәрнең «Колизей» бинасы ремонтлана.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы дәүләт курчак театрының үз бинасы булачак — театр коллективы Чаллы татар дәүләт театры эшләгән бинага күчәчәк. Бу хакта мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Министрлар Кабинетында «Мәдәният» милли программасы буенча уздырылган брифингта сөйләде.

«Быел безне зур тантана көтә — Чаллы театры яңа бинага күченәчәк. Театр өчен шәһәрнең «Колизей» бинасы ремонтлана. Ә менә аларның бинасы курчак театры өчен яраклаштырылып ремонтланачак», — диде министр.

Хәзерге вакытта Чаллы курчак театры мәктәп бинасында эшли. Чаллы татар дәүләт драма театры эшләгән бина курчак театры таләпләренә туры китереп төзекләндереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100