news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск татарлары дуслык бәйрәменә чакыра

Чарада «Күпмилләтле төбәк», «Дуслык ишегалды», «Балачак ишегалды» һәм башка мәйданчыклар эшләячәк.

Ульяновск татарлары дуслык бәйрәменә чакыра
"Татар-информ" архивы

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 22 май көнне Ульяновскида «Дуслык урамы» дип аталган бәйрәм була.

«Ульян төбәгендә йөздән артык милләт яши. Әлеге бәйрәм халыкара дуслыкны тагын да ныгытуга багышлана. Бик күңелле булачак. Кунаклар өчен „Күпмилләтле төбәк“, „Дуслык ишегалды“, „Балачак ишегалды“, „Дуслык җыры“ һәм башка мәйданчыклар эшләячәк. Концерт та була», — диде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ульяновск өлкәсе Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина.

Дуслык көне 2017 елдан бирле үткәрелә. «Бәйрәм беренче тапкыр 2017 елда уздырыла. Ульяновск өлкәсенең ул вакыттагы губернаторы Сергей Морозов шул турыдагы документка 2016 елда кул куя. Халык тавыш бирүе белән бәйрәмнең көне дә билгеләнә», — диде Рамилә Сафина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Дуслык урамы» бәйрәме «Губернатор» мәдәният сарае каршындагы мәйданда 15 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100