Башкортстан язучылары Элвин Грейның Иосиф Бродский шигырьләренә рэп башкаруына каршы

Популяр музыкант Элвин Грей тамашачылар игътибарына кискен социаль темага «Бүлмәдән чыкма» дигән трек тәкъдим итәргә җыена. Җыр Иосиф Бродский сүзләренә рэп стилендә иҗат ителгән.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Россия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары провинциаль рэп-мәдәнияттә Иосиф Бродский сүзләрен куллануга каршы чыкты. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстан Язучылар берлегенең идарә рәисе Айдар Хөсәенов Фейсбук социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Радик Юльякшинга ачык мөрәҗәгатендә шулай дип белдерде. Хөсәенов Бродскийга кагылмаска чакыра.

Шагыйрь сүзләренчә, Радик Юльякшин җырларына танцполда сикерүе яхшырак. Шуңа бәйле рәвештә, ул артистны үз иҗади жанры чикләрендә калырга өнди. «Әгәр Башкортстанда туып үскәнсең икән, авыл турында җырлар башкарырга кирәк», - дип яза Хөсәенов.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, мондый җырлар Башкортстанда яшәүчеләргә ярдәм итә, аларның «күңелен җылыта». Шунлыктан ул Элвин Грейны (Радик Юльякшин) Pussy Riot һәм дөньякүләм рэп йолдызларына иярмәскә чакыра.

Шунысын да искәртик: популяр музыкант Элвин Грей тамашачылар игътибарына кискен социаль темага «Бүлмәдән чыкма» дигән трек тәкъдим итәргә җыена. Җыр Иосиф Бродский сүзләренә рэп стилендә иҗат ителгән.