news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элвин Грей Иосиф Бродский шигырьләренә рэп башкарачак

Россия музыканты Элвин Грей «Бүлмәдән чыкма» («Не выходи из комнаты») дип аталган көтелмәгән кискен социаль трек әзерли.

Элвин Грей Иосиф Бродский шигырьләренә рэп башкарачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Күптән түгел Крокус-ситида аншлаг җыйган популяр Россия музыканты Элвин Грей (Радик Юльякшин) «Бүлмәдән чыкма» («Не выходи из комнаты») дип аталган көтелмәгән кискен социаль трек әзерли. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Яңа композиция сүзләрендә «Обойлар белән кушыл, космостан, эростан, расадан, вирустан баррикада артына кач» («Слейся с обоями, забаррикадируйся от космоса, эроса, расы, вируса») кебек өндәмә бар. Җыр Иосиф Бродский шигыренә язылган һәм, нигездә, рэп стилендә башкарылган.

«Көйне дустым, танылган башкорт җәмәгать эшлеклесе һәм иҗат кешесе Ростислав Морзагулов язды. Мин аңа көй язарга, гомумән, җырга продюсер булырга һәм аны бергә җырларга тәкъдим иттем. Җыр, Россия шоу бизнесында бөтенләй башка бер нәрсә булачак. Ул эпидемияләре һәм сәяси көчләре булган дөньяның хәзерге торышына җавап бирә. Минем аудитория бик мөһим нәрсә турында сөйләргә теләвен күптән тоям һәм җыр безнең хәвефле вакытта бик кирәкле булачак дип ышанам», - дип трекның туу тарыхын ачты Радик Юльякшин.

Трекның релизы март аенда булачак. Экспертлар болай да күп санлы аудиториясе булган Элвин Грейның соңгы елларда социаль лирика белән мавыгучы яшьләр хисабына уңышка ирешәчәген фаразлый.

«Радик Юльякшин - талантлы музыкант кына түгел, уңышлы бизнесмен да. Ул яшьләрне җәмгыять һәм тормыш турында фикер алыша торган рэп-башкаручыларның күп миллионлы аудиториясенең бер өлешен җәлеп итү мизгелен дөрес тойды», — диде «Земфира» төркеменең элеккеге катнашучысы Сергей Миролюбов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100