news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлнара Габдрахманова: Татар яшьләре өчен үзтәңгәллек тел һәм мәдәнияткә нигезләнә

Белгеч фикеренчә, гаилә төшенчәсе татар халкы өчен аерым кыйммәткә ия.

Гөлнара Габдрахманова: Татар яшьләре өчен үзтәңгәллек тел һәм мәдәнияткә нигезләнә
Михаил Захаров

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Белгечләр татар яшьләре өчен «Татарстан татар телен, татар мәдәниятен яңадан торгызу төбәге буларак кабул ителә» дигән нәтиҗә чыгарган.

«1990 еллар башында үзен татар дип әйткән кешеләр арткан. Татар яшьләре өчен, төбәк үзенчәлеген тою милли тел һәм мәдәнияткә нигезләнә», — диде Татарстан Фәннәр Академиясендә узган «Фольклор һәм этномәдәни үзтәңгәллек» түгәрәк өстәлендә социолог Гөлнара Габдрахманова.

Аның сүзләренчә, гаилә татарлар өчен аерым кыйммәткә ия. «Без төрле интервьюлар оештырдык, шул исәптән Башкортстанда да. Без Башкортстанда татар гаиләләренең этник кыйммәтен, үзтәңгәллеген билгеләдек. Татар гаиләсендә буыннар аермасы азрак, гаилә традициясе, нормалары саклана», — диде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100