news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Сәгыйтова ачык һавадагы спектакльнең рус телендә куелу сәбәпләрен аңлатты

Казан мэриясе Идел буе халыклары әкиятләре буенча «О чем поют деревья» дип аталган ачык һавадагы спектакль чыгарачак.

Гүзәл Сәгыйтова ачык һавадагы спектакльнең рус телендә куелу сәбәпләрен аңлатты
"Татар-информ" архивы

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова ачык һавадагы урам спектаклен рус телендә чыгару сәбәпләрен аңлатты. Сүз Идел буе халыклары әкиятләре буенча «О чем поют деревья» дип аталган ачык һавадагы спектакль турында бара.

«Идел буенда яшәүче рус, удмурт, мари, чуваш халыкларын ихтирам итеп, барысы да аңласын өчен алар әкиятләреннән торган спектакльне рус телендә чыгарырга карар иттек», — диде Гүзәл Сәгыйтова яңа театраль проект буенча «Татар-информ» хәбәрчесенә аңлатма биреп.

Гүзәл Сәгыйтованың әйтүе буенча, спектакль урамда булачак. Ул мари, удмурт, чуваш, рус һәм татар әкиятләре нигезендә төзеләчәк. «Спектакльне бер театрга гына йөкләмичә, төрле артистлар белән һәм режиссер Сойжин Жамбалованы чакырып эшлисем килде», — диде ул.

«Безнең күпчелек мәдәни проектларыбыз татар телендә. Эшчәнлегемдә татар теле беренче урында — мин шуның өчен килдем. Ләкин „Бу бит туган телләр елы, нигә бөтенесе дә татар телендә генә“ дигән зарланулар күбәйде. Рус телле проектлар аз дип хатлар да килә», — ди Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Гүзәл Сәгыйтова республикада яшәүче башка халыкларның да теләк-тәкъдимнәре булуы, аларның фикерләрен дә аяк астына салып таптый алмавын искәртте.

«Безнең „Шагыйрьләр шәһәре“ дигән зур поэтик-музыкаль проект эшлисебез килә. Ул татар телендә булачак. Әлегә татар телле бөтен проектларыбыз турында әйтеп бетерәсе килми. Чөнки аларның финанс ягын рәсмиләштерү катлаулы, әмма зур планнар бар», — диде ул.

«О чем поют деревья» дип аталган ачык һавадагы спектакль өчен кастинг булачак. Гаризалар 19 июньгә кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100