news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Мэриясе белән Театр әһелләре берлеге ачык һавада спектакльгә кастинг игълан итә

Гаризалар 19 июньгә кадәр кабул ителә.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Театр әһелләре берлеге Казан Мэриясенең яңа театраль проектына кастинг игълан итә.

Идел буе халыклары әкиятләре буенча «О чем поют деревья» дип аталган ачык һавадагы спектакльне режиссер Сойжин Жамбалова (Улан-Удэ шәһәре) куя дип хәбәр итә ТР Театр әһелләре берлеге.

Спектакль өчен профессионал актерлар һәм актёрлык буенча югары курс студентлары чакырыла. Оештыручылар кастингка килүчеләр алдына 18 яшьтән өлкәнрәк булу шартын куя.

Эшнең беренче этабы — 28 июньнән 13 июльгә кадәр, икенче этап — 26 июльдән 13 августка кадәр. Спектакль премьерасы — 11, 12, 13 август.

Гаризалар 19 июньгә кадәр кабул ителә. Гаризада туган көн, буй, авырлык, кием һәм аяк киеме үлчәмен күрсәтү сорала. Профессиональ белеме һәм курс мастеры, рольләре һәм проектлары исемлеге, бии, җырлый, музыка коралларында уйный белү осталыгы күрсәтелә.

Идел буе халыкларының әкиятен сөйләгән видеогариза да сорала, дигән хәбәрдә. Чакырылган артистларның теле турында өстәмә таләпләр юк. Электрон почта: derevopoet@mail.ru, тема: «Кастинг: О чем поют деревья».

Сойжин Жамбалова Татарстан тамашачысына Кариев театрында куелган «Хикмәт әкиятләре» буенча таныш. Спектакль Гүзәл Сәгыйтова Кариев театрын җитәкләгән чорда куелды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100