news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда «Сабан туе гүзәле» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды

Бәйгенең финалында ун кыз катнашты.

Чаллыда «Сабан туе гүзәле» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды
автор фотолары

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда Сабан туе гүзәлен игълан иттеләр. Финалда ун кыз катнашты. Бәйгенең җиңүчесе дип 17 яшьлек шагыйрә кыз Роза Әмирова танылды. 

Роза Әмирова шәһәрнең 30нче мәктәбендә белем ала. «Гел 5легә генә укый, төрле олимпиадаларда катнаша, үзе шигырьләр иҗат итә», — дип сөйләде бәйгенең алып баручылары аның турында. 

Ул инде беренче шигырьләр җыентыгын да бастырып чыгарырга өлгергән. Бәйге барышында ул үзе язган шигырен сөйләде һәм чыгышын дәртле татар халык биюе белән тәмамлады. 

«Шәһәрдә туып-үссәм дә, мин авылга әбием янына кайтып йөрдем. Әбием һәм әти-әнием мине саф татарча сөйләшергә, туган телемне яратырга өйрәтте. Татар телендә уздырылган әлеге бәйгедә җиңүче булуыма мин чиксез шатмын. Ләкин биредә катнашкан кызларның барысы да җиңүче исеменә лаек. Барысы да чын татар кызлары — талантлы, уңган, тырышлар», — диде Роза «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Розаның әлегә сөйгән яры юк. «Үземә тормыш иптәшем итеп әтием кебек кешене сайлаячакмын. Чөнки әти үзендә ир-атларга кирәкле барлык әйбәт сыйфатларны туплаган», — ди Роза. 

Роза Әмировага җиңүче таҗы, диплом һәм татар хатын-кызларының милли билбауы — хаситәне Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәләхов тапшырды.

Чаллыда «Сабан туе гүзәле — 2021» бәйгесе быел 27 тапкыр уздырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100