news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Чаллыда Сабан туе гүзәлен сайлыйлар

^Чаллыда Сабан туе гүзәлен сайлыйлар

(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Люция Камалова). Чаллыда еллык “Сабантуй гүзәле” конкурсы башланды. Ул быел 13нче тапкыр үткәрелә. Бу вакыт эчендә бәйгедә 500дән артык кыз – югары һәм урта уку йортлары студентлары, шәһәрнең төрле учреждение һәм предприятиеләре хезмәткәрләре катнашты, дип хәбәр итә Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.

Ай дәвамында бәйгедә катнашучылар белән профессиональ режиссерлар, сценографлар, хореографлар, вокалчылар, музыкантлар, чәчтарашлар, визажист һәм стилистлар эшләячәк. Алар жюри һәм тамашачыларга үзләренең визит карточкаларын һәм иҗади сәләтләрен тәкъдим итәчәк.

Конкурс финалы Сабантуй алдыннан Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында татар эстрадасы йолдызлары һәм Казан кунаклары катнашында үтәчәк. Барлык гүзәл затларга да дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак, ә “Сабантуй гүзәле”нә исә туристлык юлламасы биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100