news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры Әхтәм Зариповның «Ертыклы җыр моңы» әсәрен күмәк укуга чакыра

«Әсәр. Тамашачы. Сәхнә» проектында укылган әсәр буенча фикер алышу булачак.

Тинчурин театры Әхтәм Зариповның «Ертыклы җыр моңы» әсәрен күмәк укуга чакыра
Владимир Васильев

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). 18 мартта Тинчурин театрында «Әсәр. Тамашачы. Сәхнә» проекты кысаларында Әхтәм Зариповның «Ертыклы җыр моңы» әсәре күмәк укыла.

Театрның матбугат хезмәте теләге булган һәркемне әлеге чарага чакыра. Күмәк уку кичке дүрттә башлана.

«Соңыннан укылган әсәр буенча фикер алышу булачак. Пьеса укулар театр музеенда үтә. Рәхим итегез!» диелә хәбәрдә.

  • Тинчурин театрында Татар драматургия үзәге лабораториясе башланды.
  • Эльмира Шәрифуллинаның Тинчурин театрында укылган пьесасы уңай бәяләнде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100