Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эльмира Шәрифуллинаның Тинчурин театрында укылган пьесасы уңай бәяләнде
Тинчурин театрында «Әсәр. Тамашачы. Сәхнә» проекты дәвам итә.
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның «Туган ил бер генә» пьесасы артистларның уңай бәясен алды — куела калса, алар анда уйнарга теләүләрен белдерде.
Тинчурин театрында «Әсәр. Тамашачы. Сәхнә» проекты кысаларында Эльмира Шәрифуллинаның яңа пьесасы укылды. Мюзикл жанрында язылган әсәре белән автор һавадагы вәгъдәләргә ышанып туган илегезне ташлап китергә ашыкмагыз дип киңәш бирә.
Әсәрнең төп геройлары — тавыклар һәм тәвә кошлары. Автор тәвә кошларының тасма телләренә ышанып Африкага чыгып киткән тавыклар мисалында ялгыш адымнарга бармаска чакыра.
Эльмира Шәрифуллина спектакль турында сөйләгәндә үз әсәрләрендә тәрбия темасын өстенлекле итеп алуын, тәрбияле булуны белемнән дә әһәмиятлерәк итеп санавын ассызыклады.
Тинчурин театрына пьесаны тыңларга нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров, театр белгече Айгөл Габәши, укытучылар килгән иде. Проект авторы, музей мөдире Розалия Чабатова әлеге проект белән кызыксынучы авторлар арта баруын билгеләп узды.
Һәр әсәр буына фикер алышканда беркетмә алып барыла. Әлеге проект аша узган әсәрләр алга таба театраль лабораторияләрдә кулланылырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз