news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәмдүнә Тимергалиеваның абыйсы Фәнәви әфәнде: Хәмдүнәкәем, бәхил бул!

Хәмдүнә Тимергалиеваны Казанның «Курган» зиратында җирләячәкләр.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген Казанда Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу тантанасында мәрхүмәнең бертуган абыйсы Фәнәви Тимергалиев та катнашты.

«Сөйләргә бик авыр. Шулай да шушы авыр вакытта Татарстанда, Башкортстанда халыкның кеше кадерен белгән халык икәнен тою рәхәтлек бирә. Кулыннан килгән кеше бу бөек халыкка хезмәт итәргә тиеш. Хәмдүнә, халыкка хезмәт күрсәтә алгач, бәхетле булган. Сезгә, аны үзегезнең кызыгыз итеп кабул итеп, үзен күрсәтергә ирек биргәнегез өчен, рәхмәт. Аңа эш башлаганда ярдәм иткән, фатыйха биргән җитәкчеләргә, аны аңлаган халкына, сәнгать әһелләренә рәхмәт. Алар белән бергә эшләгәненә мин горурланам. Хәмдүнәкәем, бәхил бул!» — диде Хәмдүнә Тимергалиеваның бертуган абыйсы Фәнәви әфәнде.

Татарстанның һәм бүгеннән Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны Казанның «Курган» зиратында җирләячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100