news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан авылларында Сабан туен 4 июльдә бәйрәм итәргә телиләр

Бәйрәмнең төгәл датасын халык фикерен һәм эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып билгеләячәкләр.

Татарстан авылларында Сабан туен 4 июльдә бәйрәм итәргә телиләр
Михаил Захаров

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Татарстан авылларында Сабан туен 4 июльдә билгеләп үтәргә тәкъдим иттеләр. Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов әлеге датаны атады.

«Урыннарда коронавирус белән авыручыларга бәйле агымдагы вазгыятькә бәйле рәвештә бәйрәмне үткәрүнең максатка ярашлылыгын билгеләү, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу мөһим», - диде ул.

Хәлиткеч карарны муниципаль берәмлек башлыклары кабул итәчәк.

Әлеге дата традицион Мәскәү Сабан туен үткәрү вакытына туры килә, быел ул онлайн форматта узачак. Бәйрәмне интернет аша 1 миллионнан артык кеше карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100