news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Традицион Мәскәү Сабантуе онлайн форматта узачак

4 июльдә җиде онлайн-локациядә тамашачыларга бәйрәм өчен традицион мәйданчыклар - милли көрәше халык уеннары, эстрада йолдызлары катнашында концерт программасы, милли маркет, аш-су остаханәсе күрсәтеләчәк.

Традицион Мәскәү Сабантуе онлайн форматта узачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе советы, Мәскәү Хөкүмәте, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Россия Президенты каршындагы Башкортостан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге белән берлектә, «Сабантуй-2020» бәйрәмен интернет мәйданчыкларда онлайн уздыру турында карар кабул итте. Бу турыда Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар сүзләренчә, программада тугандаш халыкларның традицияләрен һәм мәдәниятен күрсәтә торган бәйрәмнең төп вакыйгалары сакланачак.

4 июльдә җиде онлайн-локациядә тамашачыларга бәйрәм өчен традицион мәйданчыклар - милли көрәше халык уеннары, эстрада йолдызлары катнашында концерт программасы, милли маркет, аш-су остаханәсе күрсәтеләчәк.

Шулай ук яшьләр проектлары һәм танышу өчен виртуаль киңлек, уникаль контент, илнең һәм дөньяның төрле төбәкләреннән интервью һәм турыдан-туры элемтәгә чыгу мәйданчыгы тәкъдим ителәчәк. Сабантуйның яңа форматы чара аудиториясен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бөтен халык яраткан бәйрәмне 1 миллионнан артык кеше күрә алачак. Трансляция Мәскәү татарлары автономиясе сайтында (https://avtonomiya.tatar) алып барылачак

«Илебезнең барлык гражданнары өчен катлаулы бу чорда Сабан туен үткәрү традициясен саклап калу, халыкның бердәмлеген, үз мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт һәм милли чараларны уздыруның мөһимлеген күрсәтү бик әһәмиятле», - ди бәйрәмнең Оештыру комитеты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100