news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлзада Сафиуллина: Илһам Шакиров җырлары белән бөтен татар халкын берләштерде

Казанда «Кабатланмас моң» вокаль-инструменталь бәйгесендә халык җырчысы Илһам Шакировны искә алдылар.

Гөлзада Сафиуллина: Илһам Шакиров җырлары белән бөтен татар халкын берләштерде
Владимир Васильев

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина фикеренчә, халык җырчысы Илһам Шакиров татарның батырлыгы турында кычкырып сөйләп йөрмәсә дә, үзенең җырлары белән бөтен татар халкын берләштерде.

«Илһам Шакиров — бөтен татарны берләштергән шәхес. Мин аның белән берничә ел эшләдем. «Ачлык елларында туган авыллардан киткән идек, туган якларны сагынабыз, дип хатлар язалар иде. Илһам абый: «Сагынсагыз, кайтыгыз» — дип әйтә иде. Без Илһам аганы искә алмасак, хәтеребез югалыр иде», — диде ул Илһам Шакиров исемендәге «Кабатланмас моң» I республикакүләм вокаль-инструменталь бәйгесендә.

Илһам Шакиров исемендәге Татар балалар музыка мәктәбе директоры Лилия Сингатуллина әйтүенчә, Муса Җәлил белән Илһам Шакировның бер көндә туулары — аерым символга ия.

«Безнең мәктәптә Илһам Шакировка багышланган музей почмагы бар, без аңа музей статусы бирелүен телим. Илһам Шакиров үзе иҗат иткән әсәрләрне музыка уен коралларында да уйныйлар, вокал дәресләрендә дә җырлыйлар. Яшьләрне күбрәк җәлеп итәр өчен, киләчәктә бәйге Илһам Шакировның репертуарында булган әсәрләрдән генә торыр, бәлки», — дип фаразлады ул.

Шул ук музыка мәктәбе укучысы, Зөлфәт Зиннуровның кызы Зәлия Зиннурова бәйгедә «Күбәләкләр вальсы» җырын башкарды. Аңа вокал укытучысы катнашырга тәкъдим иткән. «Илһам абыйның җырларын өйдә дә тыңлыйбыз. Җырларын яратып тыңлыйм, тавышына да сокланам. Минем өчен ул үрнәк шәхес», — диде җырчы кыз.

«Илһам абый гадәттән тыш матур тавыш тембрына ия булган, миллионлаган тамашачының мәхәббәтен яулаган легендар җырчы. Татар музыкасы сәнгатендә тулы бер дәвер Илһам Шакиров исеме белән бәйле. Илһам абый мәшһүр композиторларыбыз — Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев һ.б. композиторлар язган әсәрләрнең беренче башкаручысы була», — диде оештыручы Земфира Баһаветдинова.

Чыгыш ясаучылар академик вокал, дуэт, халыкчан җырлау, инструменталь-вокал юнәлеше, хор юнәлеше кебек номинацияләрдә катнашкан.

«Катнашучылар татар композиторлары яки халык җырларын башкарырга тиеш булды. Шулай да, Илһам Шакиров репертуарындагы әсәрләргә өстенлек бирдек. Аның җырларыннан торган исемлекне нигезләмәгә керткән идек. Барлыгы 64 гариза килде, районнардан катнашучылар күп иде. Беренче тапкырга аз түгел», — диде бәйгенең жюри рәисе композитор Гөлнара Тимербулатова.



Галерея: Илһам Шакиров исемендәге «Кабатланмас моң» бәйгесеннән фоторепортаж

Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар, Илһам Шакировка багышланган китаплар, ноталы җыентыклар, татар композиторлары әсәрләреннән торган диск бирделәр. Бәйгене Татарстанның «Болгар» милли хәйрия фонды, ТР Композиторлар берлеге, Илһам Шакиров исемендәге 32нче Татар балалар музыка мәктәбе оештыра. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100