news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Хаҗиев: Илһам Шакиров беркайчан да халыкны алдалап, фонограммага җырламады

«Ул туган көнен дулкынланып каршылый иде, чөнки ел саен шушы вакытта Казанда концертлары була иде», — дип искә алды җырчының ярдәмчесе.

Илһам Хаҗиев: Илһам Шакиров беркайчан да халыкны алдалап, фонограммага җырламады
Рамил Гали/архив

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Озак еллар Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиев җырчының беркайчан да фонограммага җырламаганын әйтте.

«Илһам абый халыкны алдаламады, беркайчан да фонограмма кулланмады. Ул туган көнен дулкынланып каршылый иде, чөнки ел саен шушы вакытта Казанда концертлары була иде. Илһам абыйның каберен карап торам», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә 32нче музыка мәктәбендә Илһам Шакиров исемендәге «Кабатланмас моң» I республикакүләм вокаль-инструменталь бәйгесендә.

Илһам Хаҗиев халык җырчысы белән 1980 еллардан ук таныш булуын сөйләде. «Аннан соң, Илһам абыйга яшәргә, эшләргә, көнкүрештә булышырга кирәк иде. Дөрес юлдан бардык дип уйлыйм», — диде ул.

«Кая гына барсам да, Илһам абый үзең белән күчтәнәч алып барырга кирәк, дип өйрәтте. Кесәгә кәнфит яки прәннек булса да кыстырып бара идем. Мәктәпкә дә мин күчтәнәчләр белән килдем: Илһам абыйга дәүләт җитәкчеләре тапшырган мактау кәгазьләрен, Казанның һәм Сарман районының почетлы гражданины грамотасын тапшырдым», — диде җырчының ярдәмчесе.

Илһам Хаҗиев халык җырчысының кулъязмаларын да тапшырды. «Илһам абый һәр концерт башланыр алдыннан баянчы Рөстәм Вәлиев белән өчәр сәгать репетиция үткәрә иде. Һөнәренә шулкадәр тугры булды: җырның сүзләре онытылмасын өчен, матур язу өслүбе белән һәр җырның сүзләрен кәгазь төргәгенә язып, кесәсенә сала иде. Онытып җибәрсә шул кәгазьдән карап ала иде», — дип искә алды ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100