news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: Фәндәс аганың безне хәтер көне алдыннан җыюы символик мәгънәгә ия

Кичә күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллинның вафаты билгеле булды.

Ркаил Зәйдулла: Фәндәс аганың безне хәтер көне алдыннан җыюы символик мәгънәгә ия
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар җәмәгатьчелеге күренекле җәмәгать эшлеклесе, милли каһарман Фәндәс Сафиуллинны озату мәрасиме хәтер көне алдыннан туры килүе символик мәгънәгә ия дип саный Ркаил Зәйдулла.

«Шунысы да бар — 12 октябрь ул хәтер көне дә. Шушы көн алдыннан милли каһарманны бүген озатуның символик мәгънәгә ия булуын ассызыклады. Ул үлеме белән безне бирегә җыйды. Бу да символик мәгънәгә иядер», — диде Мәрҗани мәчетендә Фәндәс Сафиуллинны озату мәрасимен алып барган халык шагыйре һәм Дәүләт Советы депутаты.

Ул бүген Минзәлә вакыйгалары белән бәйле рәвештә матәм көне дип игълан ителүен дә искәртте.

Фәндәс Сафиуллин үз васыяте буенча Курган зиратында җирләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100