news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Мулла" фильмы Иң яхшы режиссер эше номинациясендә җиңү яулады

XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең иң яхшы режиссерлары булып Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров танылды.

"Мулла" фильмы Иң яхшы режиссер эше номинациясендә җиңү яулады
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Хәзерге минутларда XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең бүләкләү тантанасында "Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы режиссер эше" номинациясе лауреаты игълан ителде. Быелгы кинофестивальнең иң яхшы режиссерлары - "Мулла" фильмын төшергән Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров.

Алар кинофестиваль статуэткасын кабул итеп алдылар һәм "Мулла" фильмының генераль продюсеры Миләүшә Айтугановага рәхмәт әйттеләр. 

  • "Мулла" фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча Казан кинофестиваленә йөз тотып төшерелде. Фильмда Россия актеры Марат Бәшәров та катнашты. Кинофестиваль ачылу тантанасында ул сәхнәдән жюрига мөрәҗәгать итеп, "Мулла" фильмына бик игътибар итүләрен сораган иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot