news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халык шагыйре Рәдиф Гаташ быел Шигърият бәйрәме булмый калыр дип борчыла

Татарстан мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте әлегә бу темага ачыклык кертә алмады.

Халык шагыйре Рәдиф Гаташ быел Шигърият бәйрәме булмый калыр дип борчыла

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халык шагыйре Рәдиф Гаташ быелгы махсус санитар-эпидемиологик режим чорында Тукай һәйкәле янында Шигырь бәйрәме булмау куркынычы өчен борчыла. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә әйтте.

«Тукайның туган көнендәге шигырь бәйрәме дә булмас дип бик борчылам. Бик күңелсез булыр инде. Мин ул бәйрәмдә 1966 елдан бирле катнашып киләм, шактый еллар алып барырга да туры килде. Ул безнең милли рухның бер бәйрәме иде. Туган тел бәйрәме! Аның быел булмау куркынычы шом уята», — ди шагыйрь.

Рәдиф Гаташ быел Татарстан Язучылар берлеге съезды да булырга тиешлеген дә искә алды. «Республика тантаналары да көтелә иде. Уйланырлык әйберләр күп», — ди Рәдиф Гаташ.

Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте әлегә бу темага ачыклык кертә алмады. «Мәгълүмат алышынып тора, әлеге хәл ителмәгән», — дип җавап бирделәр министрлыктан.

Шигърият бәйрәме Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янында куелган Тукай һәйкәле янында оештырыла. Алдарак елларда Тукай премиясенә лауреатлар да биредә игълан ителә иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100