news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Җиңү парадында «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкардылар

Бәйрәмгә килүчеләр Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка кушылып җырлады.

Казанда Җиңү парадында «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкардылар
Владимир Васильев

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында узган Җиңү парадында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең легендар «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкарды.

Җыр сүзләре Меңьеллык мәйданындагы зур экраннарга да чыкты. Бәйрәмгә килүчеләр басып, артистка кушылып җырлады.

Шулай ук җыр барышында Казан Кремле янындагы мәйданда татар халык биюен башкардылар. 

Элегрәк Җиңү парадында легендар «Катюша» хәрби машинасы катнашканын язган идек.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100